Текст песни
Йә, исәнме, тамашачым!
Бу мин кабаттан
Матур күлмәк, таныш җырлар
Сез белгән яттан
Гел елмаеп басып торам
Хакым юк еларга
Болар бар да тышкы яктан
Ә чынлыкта?
Көләм… Елыйм... Һәм дә яшим
Сценарий буенча
Мин бит артист
Тормышыма - зур сәхнә хуҗа
Көләм… Елыйм... Һәм дә яшим
Сценарий буенча
Мин бит артист
Тормышыма - зур сәхнә хуҗа
Көләм… Елыйм... Һәм дә яшим
Сценарий буенча
Мин бит артист
Тормышыма - зур сәхнә хуҗа
Дан-шөһрәт әле барында
Алкышлар ява
Сәхнәдән югалсам
Янда кайсыгыз кала?
Алдымда елмайганнар да
Гайбәтем сата
Дусларым күп, имеш, минем
Ә чынлыкта?
Көләм… Елыйм... Һәм дә яшим
Сценарий буенча
Мин бит артист
Тормышыма - зур сәхнә хуҗа
Көләм… Елыйм... Һәм дә яшим
Сценарий буенча
Мин бит артист
Тормышыма - зур сәхнә хуҗа
Кемгә кирәк минем күңлем?
Сафитлар сүнсә
Исән чакта, чирләсәм дә
Тамашачым көтә
Якты утлар балкышында
Матур бар да
Пәрдә ябылганчы гына
Ә чынлыкта?
Көләм… Елыйм... Һәм дә яшим
Сценарий буенча
Мин бит артист
Тормышыма - зур сәхнә хуҗа
Көләм… Елыйм... Һәм дә яшим
Сценарий буенча
Мин бит артист
Тормышыма - зур сәхнә хуҗа
Көләм… Елыйм... Һәм дә яшим
Сценарий буенча
Мин бит артист
Тормышыма - зур сәхнә хуҗа
Смотрите также: