Текст песни subrA - Вакыт 2

  • Исполнитель: subrA
  • Название песни: Вакыт 2
  • Дата добавления: 27.11.2019 | 17:28:02
  • Просмотров: 238
  • 0 чел. считают текст песни верным
  • 0 чел. считают текст песни неверным

Текст песни

Минем киләчәгем әле генә менә башланды
Үткәнем аңа сикереп менеп ташланды:
“Мин сине җибәрмим, мин синең белән бергә булам
Синең киләчәгең бит – минем балам”
Синең балаң булса да ул минем заманам
Сине истә тотып син диеп артта калмам
Үткән елгы алмам бар дип бу елгысын югалтмам
Хәр нәрсәнең үз вакыты – шуны онытмам
Вакыты җитәр әйтергә – булды, тәмам
Тик яшәү нәтиҗәсе булыр микән берәр таман
Кемгәдер яшәү рәхәт, кемгәдер шул ук яман
Заман, тик бездән соң барыбер булыр дәвам
Һәм хаман булыр шул ук урам, кышын булыр буран
Ап-ак кар ятып җирне җылытыр – юрган
Яз, җәй, көз – элек җитә торган булган
Алай булмас дисәләр – мөгаен булыр ялган

Шулай итеп шәп кенә дустым вакыт үтә
Таң ата, иртә җитә, кеше эшкә китә
Кемдер читтә, мин дә гел түгел өйдә
Тик күңелем минем гел – туып үскән җирдә
Нәрсә көтә мине, сине киләчәктә
Кем аны әйтә, тик нәрсә булса да
Мин бит әле анда түгел мин бит әле биредә
Иртәгәсе җитмәгән кичә кайтмас кирегә

Минем, синең, аның барыбызның төрле язмыш
Хәрберебезне алда көтә бер генә серле тормыш
Кемгәдер камыш сыман – аңламый мәгънәсен
Ә кемгәдер яшәү бик аз – татый алмый тәмлесен
Тик нәрсә булса да дөньяны сәламләсен
Бисмилла белән каршыласын иртәсен
Нәрсә генә булмасын онытсын бәләсен,
Үз юлына салган алып куйсын киртәсен
Истә тотсын гомре буе бу дөньядан китәсен
Әгәр чишеп булмаса берәр мәсәләсен
Исенә төшерәм киләчәк нәтиҗәсен
Килеп чыкмаса бүген килеп чыгар иртәгәсен
Хәр нәрсә үтә бу да бит үтеп китәчәк
Кайчандыр бүген булачак бүгенге киләчәк
Үкенергә вакыт юк ахыр заман җитәчәк
Әйт әле дустым кем мәңге яшәячәк?

Перевод песни

This is just the beginning of my future
My past jumped on him and jumped:
“I will not let you go, I will be with you
Your future is my child ”
Even if you have a child, it’s my age
I will not leave you in the lurch
I will not lose this year because I have last year’s apple
Everything has its time - I will never forget that
It's time to dump her and move on
Only a moment's notice will be the result of life
It's nice to live for someone, it's bad for someone
Time, just after us, will continue to be the same
And there will be the same street, there will be a storm in the winter
A white snowfall will warm the ground - a blanket
Spring, summer, and autumn are the days before
If they say no, then that's probably a lie

So my cool friend is passing the time
Dawn comes early, man goes to work
Someone outside, I’m not always at home either
Only my heart is always where I was born and raised
What awaits me, you in the future
Who says it, no matter what
I'm not there yet, I'm still here
The evening before tomorrow is not coming back

I, you, have a different destiny for all of us
Only one mysterious life awaits each of us
Like a reed to someone - they don’t understand the meaning
And for some as a baby gets older, he or she will outgrow this
Just greet the world no matter what
Let him meet Bismillah in the morning
Whatever it is, let it be forgotten,
Let him take what he has put in his way
Remember that he will leave this world for the rest of his life
If there is a problem that cannot be solved
I remember the future result
If not here's a new product just for you!
Whatever happens, it will pass
Someday today will be the future of today
There will be no end time to repent
Tell me, my friend, who will live forever?

Официальное видео

Смотрите также:

Все тексты subrA >>>